Соңгы вакытта күп кенә кешеләр телефонында туганы, дусты яки хезмәттәшенең шәхси документының (паспорт, туу турында таныклык һәм башкалар) күчермәсен саклый. Башка кешенең шәхси мәгълүматларын законсыз рәвештә саклау шәхси мәгълүматларны яклау турындагы законнарны бозу булып санала. Әгәр телефон югала, урлана яки хакерлар кулына эләгә икән, башка кешенең документы өчен җаваплылык сезгә йөкләнеләчәк. Икенчедән, мошенниклар, әлеге мәгълүматлардан файдаланып, кредит рәсмиләштерергә, ялган килешү төзергә яки башка хокук бозу гамәле башкарырга мөмкин. ❓ Нишләргә: ✍️ кирәк булмаган документларны телефон, мессенджерлардан сыздырырга; ✍️·чит кешенең шәхси мәгълүматларын үз гаджетыңда сакламаска; ✍️·документ вакытлыча кирәк булса, аны саклау өчен ышанычлы, шифрланган саклагыч кулланырга һәм тиз арада бетерергә. Һәр кеше үз шәхси мәгълүматлары иминлегенә хокуклы. Башка кешеләрнең документларын саклау – аларның хокукын бозу гына түгел, ә үзегез өчен дә җитди хокукый җаваплылык ала торган гамәл. Чыганак: Ватаным Татарстан